ЭКВАТЭК-2016: 12нче халыкара «Су: экология һәм технология» форумы

2016 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе (ВДНХ) территориясендә урнашкан 75нче яңа, заманча күргәзмә үзәгендә 2016 елның 26-28 апрелендәЭКВАТЭК-2016 халыкара форумы уздырыла. Анда су ресурсларын яңадан торгызу һәм саклау, рациональ кулланыш җиһазлары һәм хезмәтләре, юынты суларны чистарту, су шешәләү һәм су секторын үстерүнең башка мәсьәләләре каралачак. Форумны “Компания ЭКВАТЭК” ЯАҖ оештыра.

Төп тематик тармак булып:

  • су ресурсларын яңадан торгызу һәм саклау өчен,
  • су әзерләү өчен,
  • индустриаль һәм коммуналь су тәэминәте өчен,
  • юынты суларны чистарту һәм утырымнар белән эш итү өчен,
  • су сыйфатына контроль процессларын автоматлаштыру өчен,
  • коммуналь сфераның инженерлык коммуникацияләрен төзү, ремонтлау, диагноз­лау һәм эксплуатацияләү (СитиПайп экспозициясе) өчен,
  • инженерлык коммуникацияләрен траншеясыз төзү һәм ремонтлау (NO-DIG Мәскәү экспозициясе) өчен,
  • гидротехника һәм су мелиорациясе корылмалары төзү өчен,
  • җир асты суларын эзләү һәм чыгару өчен,
  • су шешәләү (БВ Шоу экспозициясе) өчен

технологияләр, җиһазлар һәм хезмәт күрсәтүләр тора.

Тулырак белешмәләр: www.ecwatech.ru.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International