Документ буенча, объектларны дәүләти исәпкә салу өчен нигез булып үзендә объект, аның әйләнә-тирәлеккә йогынтысы турында тулай белешмәләр, рөхсәт документлары булу турында һәм объектның әйләнә-тирәлекне саклау чаралары күрүе турында белешмәләр булган гариза тора. Расланган формада эшмәкәрләр бирә торган белешмәләрнең тулылыгын исәпкә алып, Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы боерыгы белән, юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең атмосфера һавасына чыгарыла торган зарарлы матдәләр чыганаклары, шулай ук аларның күләме һәм составы турында белешмәләр бирүен күздә тоткан берничә акт үз көчен югалткан дип таныла. Аннан тыш, гаризада күрсәтелә торган белешмәләр объектларны I, II, III я IV категорияләргә керткәндә исәпкә алыначак. Әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты ясаучы объектларны дәүләти исәпкә алу аларның эшчәнлеге турында дөрес мәгълүмәт алу, мөмкин булган иң яхшы технологияләрне, планлаштыруның программ-максатчан методларын куллану өлкәләрен билгеләү, шулай ук дәүләти экологик күзәтчелек башкаруны планлаштыру максаты белән эшләнә, дип хәбәр ителә Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының рәсми сайтында.
Министрлыкның матбугат хезмәте