Россия Табигать министрлыгы позицияләре алда торган «Европаның әйләнә-тирәлеге» 8нче министрлар конференциясенең төп документларын әзерләгәндә исәпкә алынды

2016 елның 5 феврале, җомга

“Европаның әйләнә-тирәлеге” 8нче министрлар конференциясенең Россия Табигать министрлыгы һәм Росгидромет катнашында әзерлән­гән барлык йомгаклау документлары проектлары БМОның Европа экономика комиссия­сенең Экологик политика комитетының Женевада узган махсус әзерлек сессиясендә расланды. Конференция 2016 елның 8-10 июнендә Грузиянең Батуми шәһә­рендә узачак. Ул югары кимәлле төп бөтеневропа табигать саклау чарасы булып тора.

Аерым алганда, әзерлек сессиясендә Конференциянең Россия Табигать министрлыгы һәм Росгидромет катнашы белән әзерләнгән Министрлар декларациясе, “Яшел” экономиканы үстерүнең кыса стратегиясе һәм Һава пычрануга каршы көрәш гамәлләре планы проектлары расланды. Документларның рус телендәге текстлары БМОның Европа экономика комиссиясе сайтына урнаштырылачак. “Яшел” экономиканы үстерүнең кыса стратегиясе проекты алда торган Конференциядә кабул ителәсе төп документларның берсе булыр дип көтелә, ул БМО әгъзасы булган барлык илләр хуплаган 2030 елга кадәрге тотрыклы үсеш приоритетларына һәм максатларына ярашлы итеп корылган. Шулай итеп, һәр дәүләтнең милли үзенчәлекләргә һәм мөмкинлекләргә бәйле рәвештә үзе өчен опти­маль модернизация моделен үзаллы сайлау, экологик чиста үсешкә ирешү механизмнарын үзе билгеләү хокукына тугрылык расланачак, дип хәбәр итә Россия Табигать министрлы­гының матбугат хезмәте.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International