Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының рәсми сайтында Экология елына әзерлек буенча эш төркеменең беренче утырышын ике айдан соң Мәскәүдә, “Экотех” халыкара күргәзмә-форумы кысаларында үткәрергә ният ителә, диелгән.
Россия табигать министры Сергей Донской инде берничә тапкыр: “Экология елы – бизнес өчен дә, федераль һәм региональ хакимиятләр өчен дә җаваплылык булып тора. Ул нәтиҗәлерәк идарә моделенә күчү өчен өстәмә мөмкинлек һәм этәргечләр бирәчәк. Ә “экологиядән икеле алучылар” өчен табигать саклау законнары диктатурасы чоры булачак. Экология елының төп йомгагы булып реаль эшләр, программалар, проектлар һәм башлангычлар торырга тиеш, һәм аларның нәтиҗәсе аерым шәһәрләр һәм регионнар кимәлендә дә, бөтен илебез күләмендә дә сизелер”, – дип белдергән иде.
Бүгенге көндә Россия Табигать министрлыгы Экология елын үткәрү буенча барлык төбәкләрдән 1200дән артык тәкъдим җыйган. Аеруча саклаулы территорияләр елы чараларының кабул ителгән планнарын да Экология елы планнары белән берләштерү ният ителә – бу карарларны кабатламыйча реаль эштә тупланырга мөмкинлек бирәчәк, диелгән РФ Табигать министрлыгы сайтында.
Министрлыкның матбугат хезмәте