27 февраль көнне Чаллыда, “Макулатура тапшыр да агачны коткар” дигән девиз астында чираттагы акция үткәрелә. Чара 18/07 йорты һәм 26ны гимназия арасындагы мәйданчыкта 11.30да башлана. Анда микрорайонда яшәүчеләр, гимназия укытучылары һәм укучылары, җәмәгать оешмалары вәкилләре, Россия пенсионерлар берлеге, яшьләр советы активистлары, пенсия фонды хезмәткәрләре катнашыр дип көтелә. Чараның максаты – шәһәр халкын көнкүреш калдыкларын аерым җыюга җәлеп итү.
Министрлыкның матбугат хезмәте