2-3 мартта Санкт-Петербургта су ресурсларына антропоген йогынтыны минимальләштерү һәм калдыклар белән эш иткәндә экологик куркынычсызлык чаралары комплексына багышланган VII халыкара “Экология” форумы үткәрелә. Төп темалары: Россия Федерациясендә әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә дәүләт политикасы; эчә торган суның сыйфатын күтәрү; коммуналь су аерганда зыянны минимальләштерү; индустриягә һәм торак-коммуналь хуҗалыкка нәтиҗәле технологияләр иңдерү; нефть-газ чыгару секторында экологик куркынычсызлык; каты калдыклар белән эш итү проблемалары.
Чарада РФ Дәүләт Думасының Табигый ресурслар комитеты әгъзалары, махсус җиһазлар эшләп чыгаручы алдынгы индустрия предприятиеләре һәм компанияләре вәкилләре катнашачак.
Форум тәкъдимнәрен һәм киңәшләрен үз эченә алган йомгаклау резолюциясе су ресурсларын саклау өлкәсендәге законнарны һәм дәүләти көйләүне камилләштерү һәм Россиядә калдыклар белән эш итүнең нәтиҗәле системасын формалаштыру өчен дәүләт хакимияте органнарына җибәреләчәк.
Форум Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы ярдәмендә, Россия Су тәэминәте һәм су аеру ассоциациясе (РАВВ) партнерлыгы белән үткәрелә.
Министрлыкның матбугат хезмәте