Экологиягә битараф түгелләр “Экотрадиция” халыкара интернет конкурсында катнашырга чакырыла. Конкурс эшендә экологиягә багышланган һәм табигый байлыкларны рациональ куллануга юнәлтелгән үз экологик традицияңне ирекле рәвештә бәян итәргә кирәк (фотолар, инфографика я видеолар кушымталанса яхшы). “Экотрадиция” конкурсының оештыру комитетына” дип тамгаланган эшләр 2016 елның 16 маена кадәр info@organicalliance.ru электрон адресына кабул ителә. Чараның максаты – табигатьтән файдалану культурасын үстерүгә юнәлтелгән экологик традицияләрне популярлаштыру.
“Экотрадиция” халыкара интернет конкурсы турында тулырак белешмәләр http://organicalliance.ru/konkurs-ekotraditsiya.html сайтында.
Министрлыкның матбугат хезмәте