Экологлар Аракчино гипс заводының тузан тоткычларын карады

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе һәм атмосфера һавасын саклау бүлеге хезмәткәрләре “Аракчино гипсы” ҖЧҖнең атмосфера һавасына зарарлы матдәләр чыгаруны минимальләштерүгә юнәлтелгән экологик технологияләрен карады.

Предприятиедә кулланыла торган импульсив регенерацияле җиңсәле фильтрларның җитештерү контроле белән расланган чистарту дәрәҗәсе 98-99%ка җитә. Анда шулай ук йөк ташыганда атмосфера һавасына гипс тузаны чыгартмый торган яңа картриджлы фильтрлар куелган. Экологлар “Аракчино гипсы” ҖЧҖендә кулланыла торган техноло­гияләрне уңай бәяләде. Үзәк ТИ инспекторлары санитар-экологик нормаларны үтәү буенча киңәшләр бирде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International