Дөньяда иң күләмле халыкара “Җир сәгате” экологик акциясе 19 мартта җирле вакыт белән 20:30да башлана. Төп темасы – кешенең экологик эзе. Акция төрле дәүләт халыкларының энергия һәм ресурслар саклау, планетаның экологик торышын яхшырту проблемаларын чишүдә солидарлыгын гәүдәләндерә. 2016 елгы Җир Сәгате өчен махсус 60.wwf.ru сайты төзелгән, анда акция турында тулырак белешмәләр алырга һәм чарада катнашырга мөмкин.
Татарстанның барлык хакимият органнары җитәкчеләренә һәм халкына акциягә кушылып, биналарны һәм корылмаларны архитектур-декоратив яктыртуны, торак биналарны яктыртуны, гражданнарның яшәү куркынычсызлыгын тәэмин итүгә бәйле булмаган электр җайланмаларын бер сәгатькә сүндереп торырга, шулай ук электр энергиясен киметүгә юнәлтелгән бүтән чаралар күрергә тәкъдим ителде.
Узган 2015 елгы акция вакытында Казан шәһәрендә “Казан кремле” музей-тыюлыгын, Татарстан Министрлар Кабинеты, Татарстан Дәүләт Советы, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы, IT-парк, Казан мэриясе биналарын архитектур-сәнгати яктырту сүндереп торылган иде. Казан мэриясе район администрациясе биналарын һәм Казан Ратушасын яктыртуны сүндерде. Акциягә эре спорт һәм кунакханә-күңел ачу комплекслары “Корстон” белән “Казан гранд-отеле” дә кушылды. Анда шулай ук барлык республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә яшәүчеләр, 500дән артык предприятие, оешма, министрлык, тартмак оешмасы катнашты. “Җир Сәгате” нәтиҗәсендә 135 МВт/сәг энергия янга калдырылды.
Министрлыкның матбугат хезмәте