«Экология һәм энергетик нәтиҗәлелек» конференциясе

2016 елның 10 феврале, чәршәмбе

Экология һәм энергия саклау мәсьәләләренә битараф түгелләрне XVI халыкара “Энергия һәм ресурслар нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау” симпозиумы һәм XVII халыкара “Энергетика. Ресурслар саклау” күргәзмәсе кысаларындагы “Экология һәм энергетик нәтиҗәлелек” конференциясендә катнашырга чакырабыз. Чара 2016 елның 17 мартында “Казан ярминкәсе”ндә үткәрелә. Оештыручылары – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, “ТР МК каршындагы Татарстан Энергия саклау технологияләре үзәге”.

Әңгәмәләр өчен төп темалар:

– экологик чиста, нәтиҗәле, аз калдыклы, йомык цикллы җитештерү системаларын төзү һәм үстерү;

– индустрия предприятиеләренең ресурслар һәм энергия буенча нәтиҗәлелеген күтәрү;

– ресурсларны нәтиҗәсез куллануның тискәре (шул исәптән озайлы) экологик йогынтыларын булдырмау,

– газ-мотор ягулыгы;

– яңартмалы һәм яңартусыз табигый ресурсларны нигезле куллану.

Күргәзмәдә катнашу һәм докладларны җыентыкта бастыру өчен 10 мартка кадәр Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Энергия саклау технологияләре үзәге http://cet.tatarstan.ru/rus/registration.htm сайтында теркәү формасын тутырырга һәм мәкаләләрне җибәрергә кирәк. Конференциядә катнашу бушлай.

Доклад ясау буенча мөрәҗәгать итәргә: тел. (843) 267-68-11,
e-mail: Damir.Valiullin@tatar.ru, Вәлиуллин Дамир Фәргатович.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International