Россия Табигать министрлыгы Татарстандагы нефть-газ кишәрлегенә лицензия тәкъдим итә

2016 елның 1 феврале, дүшәмбе

Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы 2016 елда геоло­гик өйрәнү өчен тәкъдим ителә торган җир асты байлыклары кишәрлекләренең беренче исемлеген раслады. Тулы исемлек Россия регионнарындагы Д1 категорияле 500 миллион чамасы тонналык һәм С3 категорияле 35 миллион чамасы тонналык 18 кишәрлектән тора. Татарстанда прогноз буенча Д1 категорияле 33.5 миллион тонна нефть хәзинәсе булган кишәрлек тәкъдим ителә.

Гаризаларны Җир асты байлыкларыннан файдалану федераль агентлыгының (Роснед­ра) территориаль органнары 2016 елның 1 февраленә кадәр кабул итә.

Тулырак белешмәләр РФ Табигать министрлыгы сайтында:
http://www.mnr.gov.ru/regulatory/detail.php?ID=142589

 

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International