Экология министрлыгы «2016 елгы Россия Чаңгы юлы»нда катнашты

2016 елның 14 феврале, якшәмбе

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре “2016 елгы Россия Чаңгы юлы” һәм “2016 елгы Татарстан Чаңгы юлы” ярышларында катнашты. Казанда төп старт Урман арты бистәсенең “Кояшлы” лагерында игълан ителде, анда чаңгычылар шәһәрнең 4 районыннан – Вахитов, Киров, Яңа Савиново, Мәскәү районнарыннан җыелган иде. Совет районында ярыш Каенлыкта, Идел буе районында – Бертуган Касыймовлар урамындагы чаңгы юлында уздырылды. “2016 елгы Россия Чаңгы юлы”нда беренче тапкыр ГТО тапшыру да үткәрелде.

“Россия Чаңгы юлы” 1982 елдан бирле үткәрелә. Быел бөтенроссия чаңгы узышлары Россиянең 72 шәһәрендә булып узды.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International