«Елгалар, су, яшәү өчен!»

2016 елның 12 феврале, җомга

Бүген Азнакай шәһәренең 5нче балалар бакчасында Елгаларны, суны һәм яшәүне яклау хәрәкәте көненә багышланган, “Елгалар, су, яшәү өчен” дип аталган экологик агарту чарасы үткәрелде. Анда Ык буе территориаль идарәсе белгечләре дә катнашты. Максаты – яшь буында экологик белемнәр тарату, табигый байлыкларга һәм әйләнә-тирәлеккә җаваплы караш тәрбияләү, экологик үзаң формалаштыру, Татарстанда өзлексез экологик белем һәм тәрбия бирү системасына булышу һәм аны үстерү.

Елгаларны, суны һәм яшәүне яклау көне ел саен 14 февральдә үткәрелә. Максаты – кешелек игътибарын елгаларны экосистемаларга һәм табигый яшәү тирәлегенә тискәре йогынты ясаучы эре буалар корып бозу проблемасына юнәлтү.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International