«Җир асты байлыклары-2016. Өйрәнү. Эзләү. Чыгару» күргәзмәсе

2016 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

29-31 мартта Мәскәүдә Геолог көнен бәйрәм итүнең 50 еллыгына багышланган 13нче халыкара “Җир асты байлыклары-2016. Өйрәнү. Эзләү. Чыгару” күргәзмәсе үткәрелә. Анда тармакны тотрыклы үстерү, геологик эзләүләрнең экономик хәтәрлеге, геологик эзләүләргә дәүләт ярдәме, санкцияләр шартларында арктик шельфны һәм авыр чыгарышлы ятмаларны үзләштерү темалары үзәктә торачак.

Күргәзмәнең төп бүлекләре:

– Диңгездә һәм коры җирдә геологик эзләү;

– Геофизика, сейсмик эзләү, интерпретация;

– Региональ геология, геомониторинг, геоинформатика, метрология;

– Файдалы казылмалар эзләү технологияләре, җиһазлары һәм приборлары;

– Тау индустриясе, шахталар, тау баектыру комбинатлары өчен машиналар һәм җиһаз­лар;

- Гидрогеология;

– Россия асылташлары һәм алмазлары;

– Хезмәтне саклау, индустриаль куркынычсызлык, геоэкология.

Күргәзмә көннәрендә шулай ук “Кешеләр дөнья гизә” дигән геологик авторлык җырлары фестивале үткәрелә. Аны 2004 елдан бирле, Федерация Советының профильле комитетлары һәм РФ Дәүләт Думасы, Россия Сәүдә-индустрия палатасы, Россия нефть-газ индустриясе берлеге ярдәмендә, Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Җир асты байлыкларыннан файдалану федераль агентлыгы, Россия геология җәмгыяте үткәреп килә.

“Җир асты байлыклары-2016” күргәзмәсе һәм аның кысаларында билгеләнгән чаралар Геологларның VIII бөтенроссия съездына (Мәскәү 2016 ел) һәм Халыкара геологик конгрессның XXXV  сессиясенә (Кейптаун, 2016 ел) әзерлекнең бер этабы булачак.

Күргәзмәнең оештыру комитеты:
Тел.: (499) 760-26-48, (499) 760-31-61; info@nedraexpo.ru.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International