Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе белгечләре кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына караган табигатьтән файдаланучылар белән җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү хисапларын тапшыру мәсьәләсендә системалы эш алып бара. Тәтеш һәм Чүпрәле районнарында предприятие һәм оешмалар, торак җир башлыклары, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары вәкилләре катнашында семинар-киңәшмәләр үткәрелде. Бу юнәлештә эшләр дәвам итә.
Министрлыкның матбугат хезмәте