“Җитештерү һәм куллану калдыклары турындагы” федераль законның 18 ст. ярашлы рәвештә үз хуҗалык итү һәм башка эшчәнлекләре аркасында калдыклар барлыкка килә торган кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары калдыклар барлыкка килү нормативлары һәм аларны урнаштыру лимитлары проектларын (ПНООЛР) әзерләмиләр, ләкин вәкаләтле дәүләт хакимияте органнарына калдыклар барлыкка килү, аларны куллану, зарарсызлау һәм урнаштыру турында хисаплар (арытаба ‒ Хисаплар) бирәләр. Региональ дәүләти экологик күзәтчелек астындагы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына (арытаба ‒ Министрлык) хисап елыннан соңгы һәр елның 1 мартына кадәр Хисаплар бирергә тиешле. Министрлык Хисапларны үзенең территориаль идарәләре аша кабул итә һәм контрольдә тота. Хисапларны кабул итү һәм контрольдә тоту өчен җаваплы Министрлыкның территориаль идарәләре турында белешмәләр, шул исәптән аларны телефоннары, электрон почта адреслары, җәмәгать транспорты белән бару схемалары таблицада бирелгән (Кушымта).
Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары Хисапларын кәгазь җирлектә ике данәдә, документ күчермәләрен (документларның скан-сүрәтләрен) электрон җирлектә дә кушымталап Министрлыкның ярашлы территориаль идарәсе башлыгы исеменә гариза белән бергә турыдан-туры идарәгә я аның адресына почта аша, кушымталар исемлеген салып һәм тапшырылу турында хәбәр итмәле итеп җибәрәләр. Хисаплар бирелү датасы дип, Хисаплар кулдан бирелсә, Министрлыкның территориаль идарәсенең аны теркәү турындагы, дата күрсәтелгән билгесе яисә, Хисаплар почта аша җибәрелсә, почта белән җибәрү датасы санала. Хисаплар тегелергә, пичәтләнергә (булган очракта) һәм хисап бирүче кече я урта эшмәкәрлек субъекты җитәкчесе (шәхси эшмәкәр) тарафыннан имзаланырга тиеш. Хисапларның битләре үтәдән-үтә номерланырга тиеш. Хисапларга кертелә торган документлар исемле Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 23.04.2012 N148-п (29.12.2015 редакциясендәге) боерыгы раслаган Калдыклар барлыкка килү, аларны куллану, зарарсызлау һәм урнаштыру турындагы хисапларны (статистик хисаплардан тыш) кабул итү турында нәтиҗә бирү буенча дәүләти хезмәт күрсәтү административ регламенты таләпләренә ярашлы рәвештә расланган.
Хисапларга керәләр:
1) хисап бирүче кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты турында тулай белешмәләр;
2) хисап чорында барлыкка килгән, кулланылган, зарарсызландырылган, бүтән юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә тапшырылган, бүтән юридик затлардан һәм шәхси эшмәкәрләрдән я физик затлардан алынган, урнаштырылган калдыкларның масса балансы;
3) хисап чорында үзләренә калдыклар тапшырылган юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр турында белешмәләр;
4) түбәндәгеләрне үз эченә алган кушымталар:
‒ I-IV класс куркынычлы калдыкларны җыю, ташу, эшкәртү, утильләштерү, зарарсызлау, урнаштыру эшчәнлегенә лицензия реквизитларын ‒ хисап бирүче кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары I-IV класс куркынычлы калдыкларны җыю, ташу, эшкәртү, утильләштерү, зарарсызлау, урнаштыру эшчәнлеге алып барган очракта;
‒ хисап чорында калдыкларны бүтән юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә тапшыру я калдыкларны бүтән юридик затлардан һәм шәхси эшмәкәрләрдән алу килешүләренең күчермәләрен һәм шул килешүләр буенча калдыкларны алу-тапшыру актларының күчермәләрен. Күчермәләр хисап бирүче кече һәм урта эшмәкәрлек субъектының пичәте белән таныклана.
‒ кара һәм төсле металлар ватыкларын һәм калдыкларын кабул итү турындагы кабул итү-тапшыру актларының күчермәләрен;
‒ хисап бирүче кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты хисап чорында үзләренә I-IV класс куркынычлы калдыклар тапшырган юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә бирелгән, I-IV класс куркынычлы калдыкларны җыю, ташу, эшкәртү, утильләштерү, зарарсызлау, урнаштыру эшчәнлегенә лицензия реквизитларын;
Кеше һәм урта эшмәкәрлек субъектларына караучы табигатьтән файдаланучылар вәкаләтле федераль башкарма хакимият органнарына я Россия Федерациясе субъектының башкарма хакимият органнарына калдыклар барлыкка килү, аларны утильләштерү, зарарсызлау һәм урнаштыру турында хисапларны (статистик хисаплардан тыш) үз вакытында бирү бурычларын үтәмәгән очракта Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар кодексының 8.2 статьясына (30.12.2001 N 195-ФЗ федераль законына) ярашлы административ җаваплылык күздә тотыла, бу гамәлдә булган суд практикасы (Россия Федерациясе Югары Судының 06.06.2014 №3-АД14-2 карары, Мәскәү округы Арбитраж судының (Мәскәү округы федераль арбитраж судының) №040-6935/2014 эше буенча 20.08.2014 №Ф-05-8666/2014, №А40-118751/2013эше буенча 21.05.2014 №Ф05-3795/14 һәм №А40-58722/13 эше буенча 21.05.2014 №Ф05-3795/14 карары һәм башка суд актлары) белән раслана.
Калдыклар барлыкка килү, аларны куллану, зарарсызлау һәм урнаштыру турында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары белгертү тәртибендә бирә торган хисапларның электрон формасы
Министрлыкның матбугат хезмәте