Татарстанның экологик агарту чараларында актив катнашуы «Россиянең рекордлар китабы» дипломы белән билгеләнде

2015 елның 12 октябре, дүшәмбе

Мәскәүдә “Экологик культура һәм мәгариф: төбәкләр диалогы” дигән 2нче бөтенроссия очрашуы булып узды, анда Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының Федераль экологик советы каршындагы Экологик культура һәм агарту комиссиясенең 2015 елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Чара кысаларында “Балаларның беренче бөтенроссия экологик фестиваленең региональ чарасы” дигән бөтенроссия конкурсында җиңеп чыккан регионнар бүләкләнде. Татарстан Республикасының экологик агарту чараларын үткәрүдә актив катнашуы “Россиянең рекордлар китабы” дипломы белән билгеләнде. Моннан тыш, Комиссия оештырган “Табигать мирасы” конкурсының абсолют җиңүчесе дип Казанда яшәүче Зарина Бикмуллина аталды.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International