22-23 октябрьдә Мәскәүдә “Кеше сәламәтлеге һәм экология – 2015” IV халыкара форумы үткәрелә. Чараның максаты – дәүләти хакимият органнарының, фәнни һәм иҗтимагый даирәләрнең сектор-ара бәйләнешләрен үстерү, гражданнарны зарарлы әйләнә-тирәлек факторларының тискәре йогынтысыннан саклау, химик һәм биологик куркынычсызлыкны тәэмин итү, Россиядә экологик чиста авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек җитештерү күләмнәрен арттыру юнәлешендәге дәүләти-иҗтимагый чараларны әзерләү һәм камилләштерү. Форум Россия Саулык саклау министрлыгы, Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Саулык күзәтчелеге, Россия Табигать күзәтчелеге, Россия Авыл хуҗалыгы күзәтчелеге, РФА, РФ ТПП, РСПП, В.И.Вернадский исемендәге Дәүләттән тыш экологик фонд һәм башка дәүләти, фәнни, иҗтимагый структуралар ярдәмендә үткәрелә.
Форумның тематикасы: саулык саклау, әйләнә-тирәлекне саклау, агроиндустрия комплексын җайга салу, фермерлыкны үстерү, органик авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү өлкәсендәге законнарны камилләштерү; Россиядә химик һәм биологик куркынычсызлыкны тәэмин итү; начар экологик хәл, сыйфатсыз су, һава, азык-төлек аркылы барлыкка килгән авырулар белән көрәш; кешенең яшәү тирәлеген начар экологик факторлардан саклау; Россиядә экология, савыктыру һәм авыл туризмы; биомедицина фәнен үстерү; җәмгыятьтә сау тормыш рәвеше һәм экологик культура формалаштыру һәм башкалар.
Тулырак белешмәләр www.forumnova.ru сайтында.
Министрлыкның матбугат хезмәте