Түбән Камада «Россия Федерациясендә углеводород чималын тирән эшкәртүне үстерү» халыкара фәнни-гамәли конференциясе

2015 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Түбән Камада “Россия Федерациясендә углеводород чималын тирән эшкәртүне үстерү” халыкара фәнни-гамәли конференциясе утырышы бара. Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының министрлык һәм тармак җитәкчеләре, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары, Россия һәм Татарстанның нефть-газ тармагы, нефть, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе компанияләре вәкилләре катнаша. Чарада нефть эшкәртү һәм янәшә тармакларның технологик һәм экономик мәсьәләләреннән тыш, җитештерүдә индустриаль һәм экологик куркынычсызлыкка кагылышлы яңа закончалык тенденцияләре дә тикшерелә.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International