2015 елның 7 октябрендә Татарстанның Кырымдагы даими вәкиллегендә Вероника Лапко бүләкләнде. Кырымда яшәүче җиде яшьлек кыз яшьләрнең Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оештырган “Саф караш” ачык социаль экологик реклама конкурсының “Социаль плакат” номинациясенең кечкенәләр төркемендә икенче призлы урынны алган иде. Вероника Казанда узган рәсми бүләкләүгә килә алмаганга күрә, бүләк Кырымның Симферополь шәһәрендә тапшырылды. Даими вәкил Руслан Шәяхмәтов призерга истәлекле бүләк – фотоаппарат һәм яшь талантның казанышын раслаучы диплом тапшырды.
Конкурсны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, халыкны әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләрен чишүгә җәлеп итү, яшьләргә теге яки бу экологик проблемага үз карашын белдерү мөмкинлеге бирү максатыннан, ел саен үткәрә.
Министрлыкның матбугат хезмәте