Татарстан Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану институтында Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев институт җитәкчелеге һәм коллективы белән очрашты. Анда Татарстанның экологик куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча беренче чираттагы уртак эшләр тикшерелде. Фәрит Габделганиев Институтның директоры, химия фәннәре докторы Рифкать Шаһидуллинны туган көне белән котлады. Аңа Экология министрлыгы белән уңышлы хезмәттәшлеге, аерым алганда республикадагы су объектларының, туфракларның, атмосфера һавасының сыйфатын яхшыртуга, калдыклар белән эш итүне камилләштерүгә юнәлтелгән чаралар өчен рәхмәт белдерде.
Министрлыкның матбугат хезмәте