Экология министры Фәрит Габделганиев авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү индустриясе эшчәннәрен бәйрәм белән котлады

2015 елның 7 октябре, чәршәмбе

Бүген “Корстон-Казан” ДТРКда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү индустриясе эшчәннәре көне хөрмәтенә тантаналы кабул итүе булып узды. Чарага алдынгы муниципаль районнарның, агроиндустрия комплексы предприятиеләренең, шул исәптән азык-төлек һәм эшкәртү индустриясенең вәкилләре чакырылган иде. Иң яхшы игенчеләргә, терлекчеләргә, механизаторларга, фермерларга һәм агроиндустрия комплексының яшь белгечләренә карата рәхмәт сүзләре әйтелде. Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү индустриясе эшчәннәрен Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев та котлады.

“Агроиндустрия комплексы эшчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм! Бу көндә таңнан кичкәчә иген үстерүче, табыннарыбызга сөт, ит, яшелчә һәм башка ризыклар куючы һәр кешегә кылган хезмәтләре өчен рәхмәт әйтәсе килә. Сезнең хезмәтне һәр гаиләдә дә, бөтен дәүләт күләмендә дә югары бәялиләр. Бу бик зур милли байлыкны саклау, үстерү, бәрәкәтле һәм рациональ куллану – һөнәр ияләренең генә түгел, республикада яшәүче һәркемнең дә бурычы булып тора. Чын күңелдән сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, Татарстанның иминлеге һәм чәчәк атуы хакына хезмәтегездә яңа уңышлар телим!” – диелгән Татарстан экология министры котлавында.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International