Экология министры Фәрит Габделганиев Кама буе территориаль идарәсе белгечләре белән очрашты

2015 елның 6 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Кама буе территориаль идарәсе белгечләре белән очрашты. Очрашу кысаларында территориаль идарәнең әйләнә-тирәлекне саклау эшчәнлегендәге уңай юнәлешләр тикшерелде. Министр шулай ук җир өсте, җир асты, агынты суларыннан, эчә торган судан, атмосфера һавасыннан, атмосферага индустриаль ташлантылардан, туфрактан һәм грунтлардан, төпке утырымнардан алынган пробаларга химик һәм биологик анализ ясаучы махсус аналитик контроль инспекциясенең эше белән танышты.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International