2015 елның 29-30 сентябрендә Мәскәү шәһәрендә Сигезенче халыкара “Тузан-газ чистарту–2015” конференциясе булып узды, анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре дә катнашты. Металлургия, химия, нефть-газ һәм башка индустрия тармакларында инновацион технологияләр һәм индустриаль ташландыкларны чистарту алымнары турында докладлар белән тузан-газ чистарту җиһазларын проектлау, җитештерү һәм монтажлауны башкаручы алдынгы Россия һәм чит ил компанияләренең вәкилләре чыгыш ясады. Ташландык газлардагы зарарлы матдәләрнең составына һәм күләменә экологик күзәтчелек буенча заманча системалар тәкъдим ителде.
Доклад презентацияләре һәм конференциянең башка материаллары белән Министрлык сайтының “Министрлыкның эшчәнлеге – Атмосфера һавасы” бүлегендә, шулай ук конференцияне оештыручы “ИНТЕХЭКО” ҖЧҖнең (Мәскәү ш.) www.intecheco.ru сайтында танышырга була.
Министрлыкның матбугат хезмәте