Экология министрлыгы белгечләре мотор ягулыгы парларын рециркуляцияләү системасын карады

2015 елның 6 октябре, сишәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының атмосфера һавасын саклау бүлеге хезмәткәрләре “Карсар” ҖЧҖнең Казандагы (Оренбург тракты 144) автоягулык станциясенә куелган мотор ягулыгы парларын рециркуляцияләү системасын карады. Система мотор ягулыгы парларын, арытаба нефть базаларында рекуперацияләү өчен, резервуарлардан һәм ягулык бүлү колонкаларыннан автоцистерналарга җыя.

2015 ел азагына кадәр булган беренче этапта нефть продуктлары белән тәэмин итү субъектлары үз автоягулык станцияләрен расланган программаларга ярашлы рәвештә җиһазлау белән шөгыльләнә. Казанда мотор ягулыгы парларын тоту системалары белән 113 станция җиһазланган.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International