Экология министрлыгы командасы мини-футбол буенча плей-офф уеннарында чыгыш ясады

2015 елның 5 октябре, дүшәмбе

2015 елның 3 октябрендә, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында, “Олимп” спорт комплексында мини-футбол буенча плей-офф сериясе уеннары булып узды. Экология министрлыгы командасы Татарстан Хисап палатасы командасын 1/8 финалда 4:3 исәбе белән отты һәм алдагы этапта Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы командасыннан оттырды, соңгысы мини-футбол турнирында җиңүче булып калды. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Спартакиаданың 6 төр ярышларыннан соң тулай команда исәбендә 4нче урында тора.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International