Бүген Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе башлыгы урынбасары, 30 еллап хезмәт стажы булган Рәзинә Җаббарованы юбилее белән котлады. Министрның боерыгы белән, әйләнә-тирәлекне саклау, экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендә уңышлы хезмәтләре өчен һәм 55 яше тулу уңаеннан Рәзинә Җаббарова Мактау Грамотасы белән бүләкләнде. Фәрит Габдлганиев аңа ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм шат кәефләр теләде.
Министрлыкның матбугат хезмәте