Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Халыкара Өлкәннәр көне билгеләп үтелде. Күп еллар министрлыкта эшләгән, республикада экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен күп көч һәм тырышлыклар куйган өлкән буын кешеләренә котлау сүзе белән министр Фәрит Габделганиев мөрәҗәгать итте. Ул аларга табигый байлыкларны саклау эшендәге зирәклек һәм тәҗрибәләрен яшь буынга тапшырулары өчен дә аерата рәхмәт белдерде, ныклы сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер теләде.
Министрлыкның матбугат хезмәте