Татарстан экология министры Фәрит Габделганиев Түбән Кама халкын халыкара Өлкәннәр көне белән котлады

2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Түбән Кама халкын халыкара Өлкәннәр көне белән котлады. Татарстан Президенты һәм Хөкүмәте исеменнән өлкәннәргә фидакарь хезмәтләре, республика тормышында актив катнашулары, яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Татарстанның экономик һәм социаль үсеше буенча куелган бурычларны үтәү, максатларга ирешү өчен өлкән буыннар тәҗрибәсенең, аларның зирәк киңәшләренең никадәр мөһим булуын аеруча ассызыклады. Республиканың экологик торышын яхшырту, торак пунктларны төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре турында сөйләде. Аның әйтүенчә, парклар һәм скверлар елы булган 2015 елда республикада, шул исәптән Түбән Камада күп кенә ял урыннары төзелгән һәм төзекләндерелгән. Бу эштә шәһәр предприятиеләренең өлеше зур, аларның шәһәрдә әйләнә-тирәлекне саклауга мөнәсәбәте бөтен республика өчен ачык һәм уңай үрнәк булып тора.

Министр өлкән буынга ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International