2015 елның 1 сентябреннән Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы республика хәбәр тарату чараларын активлаштыру, экология тематикасында эшләүче журналистларның һөнәри осталыгын күтәрү максатыннан үткәрә торган “Кеше һәм табигать” еллык республика конкурсына эшләр кабул ителә башлады. Конкурста журналистлар һәм коллективлар, республика, район, шәһәр, электрон, басмача, теле- һәм радио массакүләм хәбәр чараларының иҗат берләшмәләре катнаша ала. Материаллар 2015 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә. Йомгаклар декабрьдә ясала. Тулырак белешмәләр Министрлык сайтының “Конференцияләр, конкурслар, грантлар” бүлегендә (http://eco.tatarstan.ru/rus/respublikanskie-konkursi-ekolider-i-chelovek-i.htm).
Министрлыкның матбугат хезмәте