Дүртенче «Саф караш» социаль экологик реклама конкурсына йомгак ясалды

2015 елның 28 сентябре, дүшәмбе

Бүген Иннополис шәһәре технопаркында Яшьләрнең “Саф караш” республика социаль экологик реклама конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үткәрелде. Залга Россиянең төрле төбәкләреннән: Татарстаннан, Төмән, Ростов өлкәләреннән, Волгоградтан, Оренбургтан һәм Рязаньнан килгән конкурста катнашучылар һәм җиңүчеләр җыелган иде. Аларны Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов тәбрикләде. Чараның яңа Иннополис шәһәрендә узуы юкка түгел, – диде ул, – бу шәһәр барлык яшь, яңа һәм алдынгы нәрсәләрнең символы булып тора. Казан исә – илнең төп инновация үзәкләреннән берсе.

Бүләкләү тантанасында конкурсның экспертлар советы әгъзалары: Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, “Связьинвестнефтехим” ААҖ директорлар советы рәисе Кафил Әмиров, “Татарстан” телерадиокомпаниясенең милли тапшырулар службасы башлыгы Лия Заһидуллина, Татарстан Республикасында иреклеләр хәрәкәтен үстерү үзәге директоры Анна Синеглазова катнашты.

“Саф караш” конкурсын Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы дүртенче тапкыр үткәрә. Быел карауга Россия Федерациясенең Калининградтан Владивостокка, Архангельскидан Иркутскига кадәр таралган 36 субъектыннан 1000нән артык материал кергән. Барлык катнашучыларның эшләре чистыйвзгляд.рф сайтына урнаштырылган.

“Саф караш – 2015” конкурсында җиңеп чыктылар:

“Социаль плакат” – кечкенәләр төркеме номинациясендә:

1 урын – Низамова Зөһрә, 12 яшь, Татарстанның Лениногорск районы Шөгер авылы;

2 урын – Лапко Вероника, 7 яшь, Кырым Республикасы Симферополь шәһәре;

3 урын – Дмитриева Ксения, 14 яшь, Чуашстан Республикасы Чабаксар шәһәре

“Халык тавышы белән җиңүче” – Порохина Маргарита, 5 яшь, Татарстанның Казан шәһәре.

“Социаль плакат” – зурлар төркеме номинациясендә:

1 урын – Габдерәүфова Зөһрә, 22 яшь, Татарстанның Казан шәһәре;

2 урын – Гаврилов Виталий, 24 яшь, Ростов өлкәсе Таганрог шәһәре;

3 урын – Макарова Элина, 20 яшь, Волгоград шәһәре;

“Халык тавышы белән җиңүче” – Санникова Полина, 20 яшь, Төмән өлкәсе Тобольск шәһәре.

“Фотография” – зурлар төркеме номинациясендә:

1 урын – “ЭКОМ-2п” авторлар коллективы, Волгоград шәһәре

2 урын – Абдуллина Рената, 21 яшь, Татарстанның Казан шәһәре;

3 урын – Малафеева Аделина, 15 яшь, Татарстанның Казан шәһәре;

“Халык тавышы белән җиңүче” – Лысенко Анна, 19 яшь, Оренбург шәһәре.

“Социаль видеоролик” номинациясендә:

1 урын – Тихонова Юлия, 31 яшь, Татарстанның Чистай шәһәре;

2 урын – “Иннополис мәктәбе” авторлар коллективы, Татарстанның Иннополис шәһәре;

3 урын – Губарева Юстина, 28 яшь, Татарстанның Казан шәһәре;

3 урын – Голикова Анастасия, 23 яшь, ХМАО;

“Халык тавышы белән җиңүче” – “ЛаймТВ” авторлар коллективы, Тамбов шәһәре.

“Кыска метражлы фильм” номинациясендә:

1 урын – Юнысова Камилла, 9 яшь, Татарстанның Балтач бистәсе;

2 урын – “Мәктәп торышы” авторлар коллективы, Рязань шәһәре;

3 урын – Чумаков Руслан, 28 яшь, Татарстанның Әлмәт шәһәре;

“Халык тавышы белән җиңүче” – Буймов Александр, Төмән өлкәсе Тобольск шәһәре.

“Саф караш” – әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләренә үз карашыңны белдерү һәм аларны чишү юлларын тәкъдим итү, җәмәгать игътибарын экологик куркынычсызлык, табигатьтән бәрәкәтле файдалану һәм биологик төрлелекне саклау проблемаларына юнәлтү мөмкинлеге ул. Конкурс эшләрендә атмосфера һавасын, су һәм җир ресурсларын саклау, җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү темалары яктыртыла.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International