2015 елның 27 сентябрендә Казанда, илнең күп башка шәһәрләрендәге кебек, “2015 елгы Милләтләр кроссы” бөтенроссия йөгереш көне үткәрелде. Анда министр Фәрит Габделганиев җитәкләгән Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре дә актив катнашты. Традицион йөгереш “Казан-Арена” стадионы янындагы мәйданчыкта булып узды. 2 км озынлыгы иң күмәк йөгерештә 20 меңнән артык казанлы, шул исәптән мәктәп балалары, балалар-яшьләр спорт мәктәпләрендә укучылар, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, дәүләт һәм җәмәгать оешмалары эшчәннәре катнашты.
“Милләтләр кроссы” – җәйге спорт төрләре буенча Россия территориясендә үткәрелә торган иң зур күләмле спорт чарасы. Быел Казан “Милләтләр кроссы” бөтенроссия йөгереш көненең үзәк мәйданчыгы булды. Татарстан башкаласыннан тыш, күмәк йөгерешләр Россия Федерациясенең тагын 84 шәһәрендә үткәрелде.
Министрлыкның матбугат хезмәте