Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа җитәкчене – Фәрит Габделганиевны тәкъдим итте. Ф.Габделганиев 2009 елның декабреннән “XXVII Бөтендөнья җәйге Казан ш. Универсиадасының башкарма дирекциясе” АКО генераль директоры, Универсиада Авылы мэры вазифасында булган. 2006-2009 елларда Казан шәһәр башкарма комитеты аппаратының Экономик үсеш комитеты рәисе урынбасары, стратегик планлаштыру һәм территориаль үсеш бүлеге башлыгы булып эшләгән, аңа кадар “Хокук тәртибе” шәһәр фондының башкарма директоры булган.
Белеме: Казан финанс-экономика институты, “ТИСБИ” идарә академиясе
Гыйльми дәрәҗәсе: экономик фәннәр докторы, доцент.
Дәүләт бүләкләре:
– Казан ш. мэрының рәхмәт хаты (2002);
– “Россия халыклары мирасына өлеш керткәне өчен” медале (2003);
– “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале (2005);
– Казанга фидакарь хезмәт иткәне өчен III дәрәҗә билгесе (2008);
– Казан ш. Башкарма комитетының Мактау грамотасы (2009);
– Федераль дәүләт статистика службасы медале – тармакның дәрәҗә билгесе (2012);
– Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының “Коткару хакына хезмәттәшлек өчен” медале (2013);
– Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Мактау грамотасы (2013);
– Россия Федерациясе Спорт министрлыгының Мактау грамотасы (2013);
– “2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Казан ш. Универсиадасы” истәлек медале (2013);
– Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы (2014);
– “Фидакарь хезмәт өчен” медале (2014);
– Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы” билгесе (2014).
Өйләнгән, ике бала үстерә.
Министрлыкның матбугат хезмәте