2015 елның 28 сентябрендә 15.00дә Иннополис ш. Технопаркында Яшьләрнең “Саф караш” республика ачык социаль экологик реклама конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үткәрелә. Конкурсны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы дүртенче тапкыр үткәрә. “Саф караш” – әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләренә үз карашыңны белдерү һәм аларны чишү юлларын тәкъдим итү, җәмәгать игътибарын экологик куркынычсызлык, табигатьтән бәрәкәтле файдалану һәм биологик төрлелекне саклау проблемаларына юнәлтү мөмкинлеге ул. Конкурс эшләрендә атмосфера һавасын, су һәм җир ресурсларын саклау, җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү темалары яктыртыла.
Быел конкурска Россия Федерациясенең 36 субъектыннан 1000нән артык видео, фото һәм сәнгать эше керде.
Иң яхшы эшләрне Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов, “Татарстан” телерадиокомпаниясе филиалы директоры Фирдүс Гыймалетдинов, “Казан” телерадиокомпаниясе генераль директоры Мәдинә Тимерҗанова, “Связьинвестнефтехим” ААҖ директорлар советы рәисе Кафил Әмиров, “Татарстан” телерадиокомпаниясенең милли тапшырулар службасы башлыгы Лия Заһидуллина, “Татарстанда иреклеләр хәрәкәтен үстерү үзәге” директоры Анна Синеглазова кергән жюри сайлап алды. Кайбер эшләр халыкның тавыш бирүе белән билгеләнде.
Журналистларны аккредитацияләү өчен телефон: 267-68-22.
Министрлыкның матбугат хезмәте