21 сентябрьдә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре “Стрейт Ойл” ҖЧҖнең Чаллыдагы бер автоягулык станциясендә (Техниклар ур. 35) мотор ягулыгы парларын резервуарлардан һәм ягулык тарату колонкаларыннан җыю системасын карады.
2015 ел азагына кадәрге беренче этапта нефть продуктлары белән тәэмин итү субъектлары үз автоягулык станцияләрен расланган программа срокларына ярашлы рәвештә җиһазлый. Чаллыда бүгенге көндә мотор ягулыгы парларын тоту системалары белән инде 49 станция җиһазланган.
Әйләнә-тирәлекне нефть продуктларының зарарлы йогынтысыннан саклау хәзерге вакытта иң мөһим бурычларның берсе, һәм республика предприятиеләренең ул йогынтыны киметү өчен бөтен мөмкинлекләре бар.
Министрлыкның матбугат хезмәте