Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, региональ кимәлдәге дәүләти экологик экспертизаны оештырып үткәрү вәкаләтләрен арытаба тормышка ашыру максатыннан, региональ кимәлдәге дәүләти экологик экспертизалар үткәргәндә җәлеп итү өчен штаттан тыш экспертлар реестрын актуальләштерә.
Карала торган мәсьәлә буенча фәнни һәм (яки) практик белемнәре булган һәм үзе белән килешенеп түбәндәге фән, техника, технология юнәлешләре буенча дәүләти экологик экспертиза үткәрүгә җәлеп ителгән белгеч дәүләти экологик экспертиза эксперты була ала:
· Табигый әйләнә-тирәлекне саклау һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү
· Әйләнә-тирәлеккә йогынтыны бәяләү
· Атмосфера һавасын саклау
· Су объектларын рациональ куллану һәм саклау
· Җитештерү һәм куллану калдыклары. Икенчел чимал
· Җирләрне куллану һәм саклау
· Җир асты байлыкларын рациональ куллану һәм саклау
· Аеруча саклаулы табигать территорияләре һәм объектлары
· Яшел утыртмаларны саклау
· Урманнарны саклау
· Хайваннар дөньясын саклау һәм куллану
· Коммуналь хуҗалык
· Энергетика
· Ягулык индустриясе
· Металлургия
· Химия һәм нефть химиясе индустриясе
· Машиналар төзү һәм металл эшкәртү
· Оборона индустриясе
· Электроник һәм электротехник индустрия
· Агач эшкәртү һәм целлюлоза-кәгазь индустриясе
· Төзелеш материаллары индустриясе
· Җиңел индустрия
· Азык-төлек индустриясе
· Медицина индустриясе. Микробиологик индустрия
· Полиграфия индустриясе
· Төзелеш
· Гамәлдәге предприятиеләрне, биналарны, корылмаларны реконструкцияләү, киңәйтү, техник яңарту һәм капиталь ремонтлау
· Шәһәр төзү эшчәнлегенең төп юнәлешләре
· Инженерлык һәм транспорт корылмалары һәм коммуникацияләре системалары
· Тимер юл транспорты
· Су транспорты
· Һава транспорты
· Автомобиль транспорты
· Шәһәр транспорты
· Юл хуҗалыгы
· Йөк ташу. Төяү-бушату эшләре
· Тулаем һәм ваклап сату
· Сәүдә һәм склад биналары
· Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү
· Ирекле экономик зоналар
· Дәүләти һәм муниципаль идарә
Экспертиза комиссияләре эшендә катнашырга, дәүләти экологик экспертизага бирелә торган материалларга илнең һәм чит илләрнең фән һәм техника казанышларын исәпкә алып һәрьяклы, объектив, тулы һәм комплекслы анализ үткәрергә, аларның Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының әйләнә-тирәлекне саклау һәм экологик куркынычсызлык өлкәсендәге норматив-хокукый актларына һәм норматив-техник документларына ярашлылыгын билгеләргә әзер булган белгечләр кушымта АНКЕТА буенча белешмәләрен 2015 елның 1 декабреннән дә соңармыйча ыТатарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы адресына (420049, Казан ш., Павлюхин ур. 75) җибәрергә тиешләр. (Бланкын http://eco.tatarstan.ru/rus/gosudarstvennaya-ekologicheskaya-ekspertiza.htm юнәлтмәсе буенча йөкләп алырга мөмкин.)
Министрлыкның матбугат хезмәте