2015 елның 29-30 сентябрендә Мәскәүдә 8нче “Тузан-газ чистарту – 2015” халыкара конференциясе – барлык индустрия тармакларында газ чистарту корылмаларын төзү һәм заманчалаштыру мәсьәләләрен колачлый торган уникаль тармак-ара форум уздырыла. Чараны “ИНТЕХЭКО” ҖЧҖ оештыра. Тузан, күкерт диоксиды, сероводород, азот оксидлары, фенол, формальдегид, сасы исле һәм башка зарарлы матдәләрдән чистартуның заманча алымнары һәм ысуллары турында докладлар белән газ чистарту корылмалары эшләп чыгаручы Россия һәм чит ил компанияләре, институтлары вәкилләре чыгыш ясаячак.
Конференция кысаларында зарарлы матдәләрне тоту һәм зарарсызлау буенча нәтиҗәле технологияләр һәм корылмалар күргәзмәсе дә оештырыла, анда газ һәм тузан чистарту буенча инновацион җиһазлар күрсәтелә.
Докладларның җентекле тематикасы һәм конференциядә катнашу шартлары – оештыручының www.intecheco.ru сайтында.
Министрлыкның матбугат хезмәте