2015 елның 17 августында “Казан” мәдәният үзәгендә Социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларның III республика форумының “Экология, сәламәт яшәү рәвеше, кешенең яшәү тирәлеге – җәмгыять бурычы” дигән секциясе эшләде. Чараның модераторы – Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов. Иң популяр юнәлешләрнең берсе булган бу секциягә түбәндәге 17 темага проектлар тапшырылды: Татарстан территорияләрен экологик-инновацион үстерү; экологик гамәлләрдә ирекле катнашу формалары; Татарстан яшьләрен халыкара экологик хәрәкәттә катнаштыру; яшьләрнең “ЧистаБулыр” экологик хәрәкәтенең барлыкка килүе һәм үсеше; әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә иреклеләр хәрәкәте идеяләрен үстерү; экологик белем бирүнең формаль булмаган алымнарын үстерү; Россиянең географик, этнокультур һәм тарихи үзенчәлекләрен төрле яклап тикшерү һәм тирән аңлау буенча җәмәгать башлангычын формалаштыру һәм үстерү; әйләнә-тирәлеккә иҗтимагый мөнәсәбәт этикасын формалаштыру һәм башкалар.
Социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларның республика форумы һәр кеше яки команда үз проектын күрсәтә һәм яклый, аны тормышка ашыру өчен теләктәшләр таба, җәмәгать һәм дәүләт яклавы ала торган инновацион мәйданчык булып тора.
Иң яхшы проектлар һәм идеяләр Форумның 19 августта “Корстон”да узачак пленар өлешендә Татарстан җитәкчелегенә күрсәтеләчәк. 1000нән артык кеше катнашыр дип көтелә. Алар арасында – Татарстанның барлык районнарындагы коммерциясез оешмалардан, җәмәгать советлары һәм тармакларыннан, федераль тармаклардан вәкилләр, шулай ук чакырылган экспертлар булачак.
Министрлыкның матбугат хезмәте