Түбән Камада «ЧистаБулыр» экологик сменасы

2015 елның 14 августы, җомга

Түбән Каманың “Акчарлак” балалар сәламәтлек лагерында экологик тәрбия юнәлешле “Түбән Камада чиста булыр” хәрәкәте сменасы дәвам итә. Смена кысаларында әйләнә-тирәлекне саклау чаралары, лекцияләр, экологик брейн-ринг, концертлар, экология буенча рәсемнәр һәм эшләнмәләр конкурслары уздырыла.

Лагерьда тәрбияләнүчеләр, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре, Түбән Кама шәһәр хакимияте, “ЧистаБулыр” экологик хәрәкәте волонтерлары белән бергә, 14 августта Зәй елгасы ярларын чистарту акциясе оештырды. Акциянең максаты – табигый байлыкларга һәм әйләнә-тирәлеккә җаваплы караш тәрбияләү, экологик үзаң формалаштыру, өзлексез экологик белем бирү системасын арытаба үстерү. Мондый акцияләрдә катнашып, балалар тирә-як дөньяны тагы да ныграк бәяләргә өйрәнә.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International