Бүген Су спорты төрләре сараенда 16нчы ФИНА су спорты төрләре дөнья чемпионатының “Мастерс” категориясендә ярышлар булып узды. 25нче йөзештә экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – Татарстанның әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов катнашты. Ул 31.87 секунд нәтиҗә белән финишка икенче булып килде.
“Мастерс” турниры ярышлары 16 августка кадәр барачак.
Министрлыкның матбугат хезмәте