1 сентябрьдән журналистлар өчен конкурс башлана

2015 елның 12 августы, чәршәмбе

2015 елның 1 сентябреннән Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы республика мәгълүмәт тарату чараларының эшен активлаштыру, экология тематикасын яктыртучы журналистларның һөнәри осталыгын күтәрү максатыннан үткәрә торган “Кеше һәм табигать” еллык республика конкурсына эшләр кабул ителә башлый. Конкурста республика, район, шәһәр күләмендәге электрон, басма, теле- һәм радио- мәгълүмәт тарату чаралары, шулай ук предприятие һәм оешмаларның мәгълүмәт чаралары катнаша ала. Материаллар 2015 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә. Йомгаклау декабрьдә. Тулырак белешмәләр Министрлык сайтының “Конференцияләр, конкурслар, грантлар” бүлегендә. Юнәлтмәсе: http://eco.tatarstan.ru/rus/respublikanskie-konkursi-ekolider-i-chelovek-i.htm.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International