1 сентябрьдән еллык «ЭКОлидер» республика конкурсы башлана

2015 елның 11 августы, сишәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы 2015 елның 1 сентябреннән еллык “ЭКОлидер” конкурсы башлану турында белдерә. Конкурс әйләнә-тирәлекне сак­лау, җәмәгатьчелек игътибарын экологик куркынычсызлык проблемаларына җәлеп итү, предприятиеләрнең табигать саклау эшчәнлегенә булышу максатыннан үткәрелә. Матери­аллар 2015 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә. Йомгаклау декабрьдә. Тулырак белешмәләр Министрлык сайтының “Конференцияләр, конкурслар, грантлар” бүлегендә. Юнәлтмәсе: http://eco.tatarstan.ru/rus/respublikanskie-konkursi-ekolider-i-chelovek-i.htm

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International