Казанда «Табигатьтән файдалануны һәм әйләнә-тирәлекне саклауны экономик көйләү теориясе һәм практикасы» дигән 13нче халыкара конференция үткәрелә

2015 елның 16 июне, сишәмбе

2015 елның 7-11 июлендә Казан (Идел буе) Федераль Университетында “Табигатьтән файдалануны һәм әйләнә-тирәлекне саклауны экономик көйләү теориясе һәм практикасы” дигән 13нче халыкара конференция үткәрелә, анда табигатьтән файдалануның һәм әйләнә-тирәлекне саклауның экономик механизмын формалаштыру һәм үстерү методологиясе һәм практикасы өлкәсендәге көнүзәк сораулар тикшереләчәк. Чараны Россия Экологик экономика җәмгыяте, Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министр­лыгы ярдәмендә Халыкара Экологик экономика җәмгыяте, Татарстан Фәннәр Академиясе үткәрә.

Конференциянең эш юнәлешләре:

– Россиядә һәм дөньяда экологик политика: заманча тенденцияләр һәм яңа үлчәнешләр;

– табигатьтән файдалануны һәм әйләнә-тирәлекне саклауны көйләүнең экономик инструментларын куллану методологиясе һәм практикасы;

– әйләнә-тирәлекне пычратудан килгән экономик зыянны бәяләү алымнарын әзерләү;

– табигать саклау чараларының максат һәм программаларын планлаштыру:

– тотрыклы үсеш даирәсендә экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү;

– экологик белем бирү;

– әйләнә-тирәлекне саклауның инновацион технологияләре;

– табигый ресурсларны экологик-экономик модельләштерү һәм бәяләү.

Тулырак белешмәләр http://tp-eco.ru/assets/files/ROEE.pdf юнәлтмәсе буенча.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International