Мәскәүдәге Германия илчелеге каршындагы Гёте исемендәге немец мәдәният үзәге, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә, Германия һәм Россия фәнни-тикшеренү институтлары белән хезмәттәшлектә, “Мәктәп экология яклы: уйла, тикшер, эш кыл!” бөтенроссия конкурсын игълан итте. Анда 7-11 класс укучылары командалары, шулай ук аларның немец теле укытучылары, биология, география, химия, физика һәм экология укытучылары катнаша ала. Укучылар үз шәһәрләрендәге (бистәләрендәге), үз урамнарындагы, мәктәпләрендәге экологик хәлне тикшерү турында (мәсәлән су, һава, туфрак сыйфаты, энергия куллану, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы, калдыклар, саулык саклау һәм туклану турында) немец телендә язылган проект тапшырырга тиеш.
Катнашу һәм проект тапшыру түбәндәге критерийларга ярашырга тиеш:
· – экологик проблеманың укучылар һәм аларның шәһәре (бистәсе), мәктәбе өчен актуаль һәм әһәмиятле булуы;
· дисциплина-ара элемтәләрне тормышка ашыру һәм биологик, географик, химик, физик, экологик фәнни тикшеренү алымнарын куллану;
· проектта 3 һәм күбрәк укучыдан, 1 немец теле һәм 1 предмет укытучысыннан торган төркем катнашу;
· башкарылган проектның гамәли максатчанлыгы һәм нәтиҗәлелеге (анык экологик чаралар үткәрелү);
· проект нәтиҗәләренә киң халык игътибарын җәлеп итү;
· проектны һәм аның нәтиҗәләрен ачык, логик, структуралы бәян итү;
· проектны тормышка ашыру этабын чагылдыручы документлар (мәсәлән фото, видео, анкеталар, җирле матбугат мәкаләләре һ.б.) булу.
Эшләр 2015 елның 1 ноябренә кадәр кабул ителә. Проектларга бәяне Германия һәм Россиянең алдынгы тикшеренү институтлары экспертлары бирәчәк.
Конкурс буенча сорауларны umweltmachtschule@goethe.de электрон адресына җибәрергә мөмкин.
Министрлыкның матбугат хезмәте