«Елга-күлләребезгә – чиста ярлар»

2015 елның 10 июне, чәршәмбе

2015 елның 10 июнендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре кече елга һәм сулык ярларын чистарту буенча “Елга-күлләребезгә – чиста ярлар” акциясен үткәрде. Анда Казан (Идел буе) феде­раль университетының Чаллы филиалы студентлары, “Яр Чаллы” спорт мәктәбе һәм 35нче мәктәпнең спорт төркеме укучылары катнашты. Акция шәһәр “Сандалие” төбәгендә Кама яры буйлап 3 километр арада үткәрелде, аның барышында 5 кубометр чүп-чар җыелды.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International