Төбәкләр башкара торган экологик мониторинг белешмәләре бердәм геоинформатик системага берләштереләчәк. Бу мәсьәлә 28 май көнне Россия Федерациясе табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской каршындагы Консультатив советта тикшерелде. Сергей Донскойның әйтүенчә, экологик мониторинг системасын камилләштерүнең төп принцибы булып мониторинг белешмәләренең бердәмлеген саклау һәм гражданнарның аны җиңел ала алуы торырга тиеш. Мониторинг нәтиҗәләрен экологик контроль һәм пычратучы предприятиеләргә карата санкцияләр куллану максатларында куллану системасын җайга салырга кирәк. Күзәтүләр челтәрен камилләштерү федераль, территориаль күзәтүләр челтәрләрен, җитештерүгә экологик контроль (локаль мониторинг) кысаларында алына торган белешмәләрне геоинформацион технологияләр кулланып берләштерүгә юнәлтелергә тиеш. Бүгенге көндә һавага һәм су объектларына сыйфатлы экологик мониторинг системалары Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Томск һәм Калуга өлкәләрендә, Татарстан, Башкортстан, Саха (Якутия) республикаларында, Красноярск һәм Краснодар крайларында эшли. Региональ мониторинг белешмәләрен җыю һәм федераль күзәтү челтәренә берләштерү уртак принципларга нигезләнергә тиеш. Хәзерге вакытта Россия Федерациясе субъектларының 20%ы гына территориаль күзәтү системаларын үстерү өстендә актив эшли, 75%ы исә күзәтүләрне әледән-әле генә үткәрә, һәм аларның үз территориаль системалары юк.
Сергей Донской Росгидрометка Министрлыкның тармак департаменты белән берлектә 2015 елның 1 июленә кадәр экологик мониторинг системасын үстерүнең “юл картасын” әзерләргә кушты. Бу эшнең төп максаты – гражданнарның әйләнә-тирәлекнең торышы турында үз вакытында объектив белешмәләр алу хокукын һәм контроль органнарының дәлилләү базасын тәэмин итү.
Хәзерге вакытта Росгидрометның әйләнә-тирәлекнең пычрануы буенча күзәтүләр челтәре Россия Федерациясенең 225 шәһәрендә һәм торак пунктында атмосфера һавасын 631 постта 4тән алып 38гә кадәр пычраткыч матдә буенча күзәтүне үз эченә ала. Радиацион хәл махсус радиометрия лабораторияләрендә һәм төркемнәрендә әйләнә-тирәлек объектлары пробаларына гамма-спектрометрик һәм радиохимик анализ ясау юлы белән 1291 пунктта күзәтелә.
Министрлыкның матбугат хезмәте