Экология министрлыгы инспекторлары файдалы казылмаларны законсыз чыгару фактын кисәтте

2015 елның 29 мае, җомга
 Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Дәүләти экологик күзәтчелеге инспекторлары Министрлыкның кайнар элемтәсенә гражданнардан кергән хәбәр буенча Лаеш районына рейд оештырды. Рейд барышында Лаешта карьердан законсыз рәвештә туфрак алу факты ачыкланды. Бу эш тиешле лицензиясез башкарылган. Файдала казылмаларны законсыз чыгару турында Экология министрлыгының (843) 267-68-67 кайнар элемтәсенә, “Халык контроле” ДИСның “Законсыз карьерлар категория­сенә, шулай ук eco.signal@tatar.ru электрон почтасына хәбәр итәргә мөмкин.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International