Краснодарда халыкара фәнни экологик конференция үткәрелә

2015 елның 16 гыйнвары, җомга
Краснодарда 2015 елның 24-25 мартында “Көнкүреш, индустрия һәм авыл хуҗалыгы калдыкларын рекультивацияләү проблемалары” дигән IV халыкара фәнни экологик конференция үткәрелә.
Конференциянең максаты – көнкүреш, индустрия һәм авыл хуҗалыгы калдыкларын куллану һәм рекультивацияләүнең, аларның экосистемаларга тискәре йогынтысын киметүнең практик бурычларын тикшерүче коллективларның фәнни һәм методик контактларын киңәйтү.
Түбәндәге секцияләрнең эшләве күздә тотыла:
1. Калдыкларның типлары һәм үзлекләре.
2. Индустриаль калдыклар, шул исәптән фосфор һәм калий җитештерү калдыклары, аларны куллану перспективалары.
3. Юынты су утырымнары һәм аларны җир мелиорацияләү өчен куллану мөмкин-лекләре.
4. Авыл хуҗалыгы калдыклары һәм аларны катлаулы компостлар ясауда куллану.
5. АПКның азык-төлек җитештерү калдыклары.
6. ГМО: илнең авыл хуҗалыгы өчен хәтәрләр һәм мөмкинлекләр.
7. Аграр секторда информацион технологияләр.
8. Аеруча куркынычлы (шул исәптән биологик) калдыклар белән эш итү проблема-лары.
Эшләр 2015 елның 30 январена кадәр bioeco@inbox.ru адресына кабул ителә.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International