Экология министрлыгы белгечләре «Автодорстрой» ҖЧҖ автоягулык станциясендә мотор ягулыгы парларын рециркуляцияләү системасын карады

2015 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Татарстанда автоягулык станцияләрен мотор ягулыгы парларын тоту һәм рекуперацияләү системалары белән җиһазлау дәвам итә.
Казанда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре “Автодорстрой” ҖЧҖнең Клара Цеткин урамындагы автоягулык станциясендә нефть продуктларын агызуның йомык системасы белән таныштылар. Система мотор ягулыгы парларын арытаба нефтебазаларда рекуперацияләү өчен резервуарлардан һәм ягулык тарату колонкаларыннан автоцистерналарга җыя.
2015 ел азагына кадәрге беренче этапта нефть продуктлары белән тәэмин итү субъект-лары үз АЗСларын расланган программа срокларында җиһазлыйлар. Мәсәлән, Казанда бүгенгәчә мотор ягулыгы парларын тоту системасы белән инде 61 станция җиһазланган.
Бу юнәлештәге эшләр ягулык салу комплексы объектларыннан техноген йөкләнешне һәм атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгаруны шактый киметергә мөмкинлек бирә.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International