Пензада «Хәзерге заманның экологик проблемалары – 2015» дигән XI халыкара фәнни-гамәли конференция бара

2015 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Пенза шәһәрендә “Хәзерге заманның экологик проблемалары – 2015” дигән XI халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә.
Конференциянең төп юнәлешләре:
– Әйләнә-тирәлек һәм сәламәтлек;
– Эндоэкологик тикшеренүләрне үстерү концепциясе;
– Кеше организмының ихтимал бер торышы буларак сәламәтлек;
– Кеше сәламәтлеге өчен хәтәр факторларын бәяләү;
– Техносфера экологиясе һәм яшәү куркынычсызлыгы;
– Хәзерге җитештерү шартларында кешенең яшәү куркынычсызлыгын тәэмин итү;
– Сәламәтлек саклауга юнәлтелгән хәзерге медик-биологик, экологик һәм башка фәнни-гамәли тикшеренү юнәлешләрендә мәгълүмәт технологияләре;
– Кеше экологиясе өлкәсендә белгечләр әзерләү һәм аларның осталыгын күтәрү проблемалары.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International